Перейти к публикациям
Назад в лентуПубликация канала
Религия
Ни өчен сынаулар килә? 🔸 Аллаһ сынау белән кешенең гөнаһларын кичерә, яисә аның дәрәҗәсен күтәрә. Әгәр дә берәр кешегә сынау килсә, авырумы, кайгымы, бәламе, мондый кеше Аллаһ мине яратмый дип уйларга тиеш түгел. Бәлки бу кешене Аллаһ киресенчә яратадыр. Бәлки Аллаһ шушы сынаулар белән бу кешенең гөнаһларын кичерергә телидер. Бәлки Раббыбыз кыямәт көнендә, бу кеше үлчәү каршында басып торганда, шушы сынаулардан килгән әҗер саваплар белән үлчәү тәлинкәсен тутырыр, я инде бу дөньяда да ахирәттә шушы сынаулар белән аның дәрәҗәсен күтәрер. 🔸 Кайбер кешеләр әйтер: " Менә бу кеше Аллаһка гыйбадәт тә кылмый, гөнаһлар да эшли, Аллаһны инкарь итә, золымлык кыла, кешеләрне рәнҗетә. Ләкин шуңа да карамастан бу кеше авырмый да, байлыгы да күп, балалары да сау -сәламәт, эшләре дә уң". Ашыкма, бәлки бу син күргән рәхәтлек, байлык Аллаһның нигъмәте тугел, ә киресенчә гәзабыдыр. 🔸 Аллаһ "Әл- Әнгәм" сурәсенең 44 аятендә әйтте: "Кайчан алар без искә төшергән искәртмәләрне оныттылар, (ягъни борылдылар, Аллаһ кушкан гыйбадәтләрне калдырдылар), без аларга дөнья ишекләрен төрле яктан ачтык (шатлану, куану бирдек). Һәм шушы нигъмәләргә сөенгән вакытта Без аларны көтмәгәндә тотып алдык. Алар газаплыкка, төшенкелеккә чумдылар" 🔸 Шулай ук байлык, мал-мөлкәт килә икән әйтергә ярамый бу бары тик Аллаһның газабы гына дип. Шулай ук бу Аллаһның нигъмәте булуы бар. Кеше үзенең гамәленә карарга тиеш. Әгәр дә аның гамәлләре Аллаһка каршы килмәсә, аны Аллаһтан ерагайтмаса, ул шушы байлык килү белән гөнаһлар эшли башламаса, ә киресенчә бу нигъмәт аны Аллаһка якынайтса – димәк бу Аллаһның нигъмәте. Ә инде киресенчә бу байлык сине гөнахларга илтеп, гыйбәдәтләреңне калдыртып Аллаһтан ерагайта икән – уйланырга кирәк. Мондый мал-мөлкәтнең бер кыйммәте дә юк. 🔸 Пәйгамбәребез шулай ук бер хәдисендә әйтте: "Мөэминнәрнең хәле гаҗәп. Бар нәрсәдә дә аның өчен хаерлелек. Һәм бу сыйфат бары тик мөэминнәргә генә хас. Әгәр дә аңа берәр нигъмәт килә икән, ул шөкер итә һәм бу аның өчен уңыш. Әгәр дә аңа берәр сынау килә икән ул сабыр итә һәм бу да аның өчен уңышкә әверелә". 🔸 Шуңа күрә берәр сынау килде икән әлхәмдуллиләһ дип әйтеп, Аллаһның әҗер-савабына өмет итеп сабыр ит. Шулай итеп син Аллаһка сыеначаксың. Шул вакытта Аллаһ сина сынауны җиңеләйтәчәк. Бу авырлыктан чыгу юлын күрсәтәячәк. 🔸 Ә инде байлык килде икән – шөкер ит. Аллаһ бу байлыкның бәрәкәтен бирер. Шөкер иткәннән соң Аллаһ тагын да арттырып бирер. 📚 Динебез Ислам
38 просмотров в MAX

Все категории