💠Үзең эшләмәгән гамәл өчен узеңә әҗер-савап алып буламы?
Әйе, алып була. Иң беренче бу хәдискә гыйлем алып гыйлем таратучы, ягъни шәригать гыйлемен, Аллаһның динен өйрәтүче эләгә. Бер кешене намаз укырга өйрәттең ди, димәк аның барлык намазлары өчен әҗер-савабы сиңа да язылып барачак. Я инде Пәйгамбәребезнең ﷺ сәдака турында хәдисен ишеттең ди, һәм шуны якыннарыңа сөйлисең. Әгәр алар шуннан соң сәдака бирәләр икән, шулай ук сиңа да әҗер-савап язылып барачак.
Син кешеләрне Коръән укырга өйрәттең ди, димәк бу кешеләр Коръән укыган саен сиңа да әҗер-савап язылып барачак.
Шуңа күрә гыйлем алу, гыйлем тарату – иң бөек гыйбадәтләрдән булып тора. Һәм аның әҗер-савабы да бик зур. Калдырган гыйлемең өчен син үлгәннән алып Кыямәт көненә кадәр әҗер-савап язылып барачак.
📚Динебез Ислам
30 просмотров в MAX