🌸Күркәм холык.
Аллаһ каршында бәндәләрнең иң сөеклеләре – иң күркәм холыклылары.
Күркәм холык Аллаһка карата һәм кешеләргә карата була. Аллаһка карата күркәм холык – ул бер Аллаһка гына гыйбадәт кылу, Аллаһка тиңдәш китермәү, Аллаһ кушканнарны үтәү, тыйганнардан тыелу.
Кешеләргә карата күркәм холык – ул кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу. Ягъни үзеңә карата кешеләрнең нинди булуларын телисең, үзең дә аларга карата нәкъ шундый булу.
📚Динебез Ислам
471 просмотр в MAX