Тел гөнаһлары.
• Адәм баласының гөнаһларының күбесе аның телендә. Шул ук тел белән кече гөнаһлар да, зур гөнаһлар да, хәтта көферлек тә кылып була.
• Шулай ук берәр кеше Аллаһтан, яисә Аның диненнән, я инде Пәйгамбәрдән ﷺ көлеп берәр сүз әйтә икән, йөрәге белән шул сүзе белән килешмәсә дә, алай уйламаса да, шушы әйткән сүзе өчен, шушы көлүе өчен ислам диненнән чыгып китүе ихтимал.
• Шуңа күрә кеше үзенең теленә ия булып, нәрсә әйткәнен, нәрсә сөйләшкәнен уйларга тиеш. Чөнки Пәйгамбәребез ﷺ әйтте:
«Адәм баласының гөнаһларының күбесе аның телендә».
📚Динебез Ислам
91 просмотр в MAX