📍Хыянәт итмә!
Пәйгамбәребез ﷺ әйтте:
«Әгәр сиңа кем дә булса ышанган икән — әманәтне үтә һәм сиңа хыянәт итүчеләргә каршы хыянәт итмә».
Кайбер кешеләр хыянәт итүчеләргә каршы хыянәт итәләр. Әлбәттә бу дөрес түгел. Сиңа хыянәт итсәләр дә аларга каршы хыянәт итмә. Мондый гамәл безнең динебезгә каршы килә.
Шуңа күрә берәр кеше мондый гамәл эшли икән – бу аңа гөнаһ булып языла.
🖋️ Динебез Ислам
60 просмотров в MAX