MaxGate © 2026 Все права защищены. MaxGate не является официальным ресурсом мессенджера MAX и никак не связан с ООО «МАХ». Все торговые марки и логотипы принадлежат их законным владельцам.
Чулман - канал с кросспостингом Telegram и MAX | MaxGate
Назад в каталогЧулман Информационный канал
Информационный канал
Статистика канала Число подписчиков MAX Telegram
Последние посты МУНЧАДА ЧАБЫНЫРГА ЯРАТУЧЫЛАРГА
(дәвамы)
Үләнлесе
Әрем, сары мәтрүшкә, кычыткан, гөлбадран кушып бәйләргә була.
Аларны чәчәк атканда җыярга кирәк.
Бөтнекне исә җәй буе җыярга мөмкин: тән тиресен яшәртә, тынычландыра, сулыш юлларына уңай йогынты ясый.
Мунчада себеркене ничек кулланырга?
✔Яңа себеркене, йомшартып җибәрү өчен, җиңелчә генә каккалап-суккалап куйсаң, шул җитә.
✔Кипкәнен башта
1 минутка салкын суга тыгып аласы, шуннан кайнар суда (80 градус чамасы) 20 минут тирәсе тоталар.
✔Себеркене судан алып, артык суын коеп төшергәч, мунча ташына су сибәләр һәм миллекне түшәмгә кадәр күтәреп, кулда берничә тапкыр әйләндерәләр. Бу, тәнне җылытып, мунча һавасына каен фитонцидлары бөркү өчен шулай эшләнә.
✔Чабына башлаганчы, мунча ташы өстенә куеп җылытылган себеркене тәнгә тидермичә генә җилписе.
✔Шуннан соң себерке белән сыйпап, суккалап, тән буйлап «йөреп» чыгасы.
Лимфа агымы буйлап – аяклардан өскә таба чабынасы.
❗Бер тапкыр чабыну 3-5 минуттан артмасын.
🛑Искәрмә: организмны «тыңлап» кына чабыну, ягъни кан басымы, аллергия, сулыш юлларындагы кимчелекләр турында онытмагыз! Шулай ук ялкынсыну вакытында, йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәйгәндә чабынырга киңәш ителми.
Чыганак: Ватаным Татарстан
"Каен агачы бар җирдә авыру бармы икән?” – дип әйтәләр, ди, каен агачы үсмәгән җирләрдә. (Татар халык мәкале)
МУНЧАДА ЧАБЫНЫРГА ЯРАТУЧЫЛАРГА
🌲🌿Тән тиресен ялтыратып, сулыш алуны җиңеләйтеп җибәргән мунчаның төп сере нидә? Каен себеркесендә! Сулыш юлларын, гомумән, бөтен организмны чистарта, массаж ясый чөнки.
Үләнче Фирая Захарова себерке җыю серләре белән уртаклаша.
Кайчан җыясы:
✅ каен себерекесен – июньнән июль уртасына кадәр
✅ имән себеркесен июль уртасыннан август башына кадәр
Сихәте:
– каен себеркесе организмны чистарта; кайрысы, кайры, бөресе, яфрагы бик күп файдалы матдәләрдән тора: алар, тән тиресе аша үтеп, токсин һәм шлакларны чыгара;
– юкә себеркесе тән тиресе күзәнәкләрен чистарта, иммунитетны ныгыта, баш миен тынычландыра;
– имән эфир майларына бай;
– усак тәннең бөтен күзәнәкләрен «уятып», сихәтләндереп җибәрә;
– артыш хуш исле, тәнгә массаж кебек тәэсир итә (боларын марля белән төреп чабынырга кирәк);
– чыршы себеркесе югары температурада эфир майлары бүлеп чыгара, ә алар сулыш органнары, нерв системасы өчен файдалы (тәнне чәнчи дисәгез, мунча стенасына элеп куярга мөмкин).
Сүзлек
Артыш – можжевельник
Имән – дуб
Каен – береза
Усак – осина
Чыршы – ель
Юкә – липа
Кайры – кора
Бөре – почка
Гөлбадран – пижма
Другие каналы в категории «Новости и СМИ» О канале «Чулман» «Чулман» - канал из категории «Новости и СМИ», подключенный к сервису кросспостинга MaxGate. Публикации канала синхронизируются между Telegram и мессенджером MAX, а на этой странице собраны ссылки на обе версии канала.
Сейчас у канала 446 подписчиков суммарно в Telegram и MAX. За последние 30 дней в истории MaxGate учтено 118 публикаций, поэтому перед подпиской можно оценить не только размер аудитории, но и регулярность обновлений.
Чтобы подписаться, используйте кнопки «Открыть в MAX» и «Открыть в Telegram» в верхней части страницы. У отдельных постов ссылка может быть доступна в обоих мессенджерах или только в одном из них, если MaxGate получил такой URL из истории обработки.
13.06 MAX: 375 Telegram: 25 Всего: 400
14.06 MAX: 374 Telegram: 25 Всего: 399
15.06 MAX: 373 Telegram: 25 Всего: 398
16.06 MAX: 371 Telegram: 25 Всего: 396
17.06 MAX: 375 Telegram: 26 Всего: 401
18.06 MAX: 376 Telegram: 26 Всего: 402
19.06 MAX: 381 Telegram: 26 Всего: 407
20.06 MAX: 380 Telegram: 25 Всего: 405
21.06 MAX: 385 Telegram: 25 Всего: 410
22.06 MAX: 388 Telegram: 25 Всего: 413
23.06 MAX: 419 Telegram: 25 Всего: 444
24.06 MAX: 425 Telegram: 25 Всего: 450
25.06 MAX: 421 Telegram: 24 Всего: 445
26.06 MAX: 419 Telegram: 24 Всего: 443
27.06 MAX: 417 Telegram: 24 Всего: 441
28.06 MAX: 415 Telegram: 24 Всего: 439
29.06 MAX: 415 Telegram: 24 Всего: 439
30.06 MAX: 414 Telegram: 25 Всего: 439
01.07 MAX: 424 Telegram: 27 Всего: 451
02.07 MAX: 421 Telegram: 27 Всего: 448
03.07 MAX: 419 Telegram: 27 Всего: 446
13.06 16.06 19.06 22.06 25.06 28.06 01.07 03.07
Число постов 8
4
0
27.06: 1 пост 28.06: 1 пост 29.06: 7 постов 30.06: 5 постов 01.07: 6 постов 02.07: 5 постов 03.07: 8 постов
27.06 28.06 29.06 30.06 01.07 02.07 03.07
Машина йөртүчеләр, аномаль эссе көннәрдә юлда
сак булыгыз!
📍🌞 Россиянең күп төбәкләрендә һава температурасы югары тору сәбәпле, юл-транспорт һәлакәтләре арта.
🙄 Белгечләр әйтүенчә, югары температурада шоферның игътибары һәм реакциясе кими, эсселек аның хәленә тискәре йогынты ясый.
❗Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Дәүләт автоинспекциясе автомобильчеләргә җәйге челләдә (аеруча көнне иң кызу сәгатьләрендә – 11.00–17.00) ерак юлга чыкмаска киңәш итә.
🛑Моны һәркем белергә тиеш:
✔ автомобильдә сәфәргә кузгалыр алдыннан салонны җилләтергә
✔ суыту системасын, шиналардагы басымны һәм тормозларны тикшерергә
✔ салондагы кондиционерның суыту көчен акрынлап арттырырга
✔ юлда үзегезне начар хис итә башласагыз, кичекмәстән, туктап ял итәргә
✔ дистанция һәм тизлекне дөрес сакларга
✔ җитәрлек күләмдә су алырга
🐶👶 Моннан тыш, эссе көннәрдә автомобиль салонында бала, йорт хайванын үзен генә бикләп калдыру аның сәламәтлеге, хәтта тормышы өчен куркыныч. Шулай ук газ баллонын да калдырмагыз.
Күккә карап, җирне уйла. (Татар халык мәкале)
#Җәй #Челлә #Югарытемпература #Автомобильйөртүче #Сәфәр #Сакбул
Юлда туктатсалар, котларга онытмагыз.